ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү максатыннан Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Бәхетле гаилә» дигән тренинг үткәрде. «Бергә булдырабыз» программасы кысаларында оештырылган чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары «Театр һөнәрләре» дигән танып белү уенында катнаштылар.

Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Баулы районының «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Гаилә агачы» дигән мастер-класс үткәрделәр.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Фитнес Плюс. Перезагрузка» программасы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомерлелек» спорт чарасы уздырылды. Ул саф һавада үтте.

11 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивале старт алды. 12 апрельгә кадәр ВДНХ киңлегендә экспертлардан 150дән артык мастер-класс, эре эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү тестлары, викториналар, экскурсияләр, белем бирү программалары презентацияләре узачак. Фестивальнең төп максаты – заманча хезмәт базарының күптөрлелеген күрсәтү, булачак һөнәр яки беренче эш урынын сайлаган яшьләргә оптималь вариантны сайларга ярдәм итү.

Гаилә елында «Родники» патриотик җыр проекты яңа махсус конкурс башлый – «Бергә. «Родники» версиясе буенча елның музыкаль гаиләсе». Конкурста илнең барлык иҗади гаиләләре катнаша ала. Елның иң музыкаль гаиләсе төп бүләкне – 1 миллион сум алачак.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2024 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2024 елның 8 февралендәге 94 номерлы указы нигезендә 10 апрель – Ураза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Югары Ослан районында 25 мартта профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Алты балигъ булмаган балалы ике гаиләне тернәкләндерү буенча индивидуаль программалар каралды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чарада көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре катнашты.

2024 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр 2025 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International