ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган төрле чаралар үткәрелә.

Казанда «HR-форум. Региональ хезмәт базары: трендлар һәм перспективалар» чарасы узды. Аны «Коммерсантъ» нәшрият йорты оештырды. Форумда Казан һәм Татарстан Республикасы административ структуралары вәкилләре, компанияләрнең персонал белән идарә итү буенча җитәкчеләре һәм белгечләре, әйдәп баручы югары уку йортлары экспертлары катнашты.

Ял көннәрендә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә язгы өмә узды, анда учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 245 социаль хезмәт алучы тора, шуларның 112се озак вакытлы карау системасы буенча хезмәтләр ала. Социаль хезмәткәрләр памперслар алыштыралар, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ашаталар, шәхси гигиена буенча хезмәтләр күрсәтәләр һ. б.

2022 елдан Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Рафил исәптә тора. Ул Даун синдромы белән туган. Әти-әнисе үлгәч, Рафилны Гөлнара апасы тәрбиягә ала. Ул беркайда да эшләми һәм абыйсын карау белән шөгыльләнә, аңа бөтен көчен һәм вакытын багышлый.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


19
апрель, 2024 ел
җомга

«Мин булдыра алам» проекты кысаларында Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә печенье пешерү буенча мастер-класс узды. Үзәк тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре өчен чараны учреждениенең шеф-поварасы Рәмзия Мингалиева үткәрде.

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә елы кысаларында гаилә парлары катнашында шахмат-шашка турниры узды. Аны тәрбияче Анастасия Добридень үткәрде. Чараның максаты – гаиләләрне буш вакытларын күңелле итеп үткәрүгә җәлеп итү.

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы ярдәмендә оештырылды. Турнир социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабын үткәрә. Конкурс инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International