Ял көннәрендә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә язгы өмә узды, анда учреждение хезмәткәрләре катнашты. Һәр хезмәткәрнең үз эше бар иде: тәрәзәләрне юу, бүлмә гөлләрен күчереп утырту. Шулай ук үзәк тирәсендә эш алып барылды: чүп-чар җыю, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерү, сукмакларны себерү.
Өмә территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, ә коллективны дус һәм бердәм итү өчен искиткеч мөмкинлек тә.