Казанда «HR-форум. Региональ хезмәт базары: трендлар һәм перспективалар» чарасы узды. Аны «Коммерсантъ» нәшрият йорты оештырды. Форумда Казан һәм Татарстан Республикасы административ структуралары вәкилләре, компанияләрнең персонал белән идарә итү буенча җитәкчеләре һәм белгечләре, әйдәп баручы югары уку йортлары экспертлары катнашты. Форумда республикада кадрлар сәясәтенең актуаль мәсьәләләре, хезмәткәрләрне мотивацияләү программаларын үстерү үзенчәлекләре, белгечләрне җәлеп итүнең яңа чыганаклары, һөнәри юнәлеш бирү һәм персонал белән идарә итү өлкәсендә цифрлаштыруны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты. Ул Татарстанда хезмәт базарының торышы турында сөйләде. Министр урынбасары республикада рекордлы түбән эшсезлек дәрәҗәсе һәм халыкның югары мәшгульлеге (62 %) булуын билгеләп үтте. Теркәлгән эшсезлек 0,19 % тәшкил итә, бу 3,9 меңгә якын кеше. Татарстанда кадрларга ихтыяҗ 45 мең кеше тәшкил итә.
«Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында Татарстанның 8,7 мең предприятиесе 48,1 мең вакансия тәкъдим итә. Барлык урнаштырылган вакансияләрнең өчтән бер өлеше сәнәгатькә туры килә, 10 % тан артыгы бюджет секторы, төзелеш һәм күчемсез милек һәм торак-коммуналь хуҗалык – 9,8 %, сату – 7 %, транспорт – 4,7 %.
Төбәктә иң кирәкле һөнәрләр арасында эретеп ябыштыручылар, инженерлар, монтажчылар, шоферлар, медицина персоналы һәм төзелеш секторы.