Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр кул эшләре ясады

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган төрле чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, иҗади сәләтләрне үстерү һәм тәрбияләнүчеләрдә гаилә турында күзаллау формалаштыру максатыннан «Лучики» төркемендә мастер-класс үткәрделәр. Кул астындагы материаллардан балалар искиткеч композиция ясадылар: агач эшләнмәләргә балалар йөрәк, ромашкалар, күгәрченнәр фигуралары ябыштырдылар.

Бергә эшләү фантазияне күрсәтергә, үз кулларың белән бердәмлек һәм гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген чагылдырган эшләнмәләр ясарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International