Буа интернат-йортында гаилә парлары арасында шахмат-шашка турниры уздырылды

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә елы кысаларында гаилә парлары катнашында шахмат-шашка турниры узды. Аны тәрбияче Анастасия Добридень үткәрде. Чараның максаты – гаиләләрне буш вакытларын күңелле итеп үткәрүгә җәлеп итү.

Уен барышында катнашучылар зирәклек, логик фикерләү һәм көндәшнең гамәлләрен алдан күрү сәләтләрен күрсәттеләр.

Җиңү өчен төп көрәш Тюкановлар, Семеновлар, Тимуршиннар парлары арасында барды. Җиңүне Семеновлар пары яулады.

«Мондый вакыт үткәрү гаиләне берләштерүгә, социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте белгеч Анастасия Добридень.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International