19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы ярдәмендә оештырылды. Турнир социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Очрашу башында катнашучыларга уен кагыйдәләрен искә төшерделәр. Физик мөмкинлекләреннән чыгып, социаль хезмәтләр алучылар я дартс, я шашка сайлады. Ярышларда Татарстанның барлык почмакларыннан тернәкләнү узу өчен үзәккә килгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 75 кеше катнашты.
Шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.