ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасының Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Талантларга бай гаилә» дигән гадәти булмаган акция старт алды. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Үзара хезмәттәшлекнең яңа форматы интернат-йортта яшәүчеләрнең Спас районы һәм Болгар шәһәренең иҗади гаиләләре белән очрашуларын күздә тота.

2024 ел Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү максатларында стажировка мәйданчыклары булдырылган.

23 гыйнварда «Россия» күргәзмәсендә «Россия йөрәге» гаилә учагы утын кабыздылар. Бүген гаилә учагы Татарстан Республикасы районнары буйлап сәяхәт итә. Азнакай районыннан ул Мөслим районына китерелде.

18 апрельдә Минзәлә районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларны һәм учреждение хезмәткәрләрен эвакуацияләү белән янгын куркынычсызлыгы буенча планлы уку күнекмәсе узды.

Гаилә елында Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында ата-аналар белән эшләүнең яңа нәтиҗәле ысулларын эзлиләр. Мәсәлән, тәрбиячеләр «Һәр ата-ана – үрнәк» дигән папка әзерләгәннәр.

Бүген мәшгульлек хезмәте – барлык кадрлар сорауларына җавап бирүче команда. Сез кешеләргә хезмәт базарында үзләрен табарга, карьера корырга, эш бирүчеләргә кирәкле белгечләр табарга булышасыз.

Гаилә елы кысаларында Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Мин һәм минем гаиләм» дигән уен-викторина үткәрделәр.

Быел 19 апрельдә Россиядә дәүләт мәшгульлек хезмәте оешуга 33 ел тула.


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге базасында 15 апрельдә «Менталь тайпылышлары булган кешеләрдә социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыру практикасы» стажировка мәйданчыгы эше кысаларында практикага юнәлдерелгән очрашу узды.

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан республика программасы һәм «Синең сайлау» оператив-профилактик чарасы кысаларында Биектау районының 1 нче социаль участогында социаль куркыныч төркеменә кергән балалар белән әңгәмәләр узды. Чараны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлеге инспекторы Айнур Закиров оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International