2022 елдан Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Рафил исәптә тора. Ул Даун синдромы белән туган. Әти-әнисе үлгәч, Рафилны Гөлнара апасы тәрбиягә ала. Ул беркайда да эшләми һәм абыйсын карау белән шөгыльләнә, аңа бөтен көчен һәм вакытын багышлый.
Рафил һәрвакыт апасына ярдәм итәргә тырыша. Алар өйдәге барлык эшләрне бергә эшлиләр. Рафил язны бик ярата. Яз җитү белән абый белән апа бергәләп яшелчә үсентеләре үстерү белән шөгыльләнәләр. Ишегалдында теплица бар, анда помидор, кыяр, борыч, баклажан үстерәләр.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә төрле дәресләр үткәрә. Мәсәлән, гаиләдә психоэмоциональ фонны яхшырту өчен Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек җайга салынган. Рафил һәм аның апасы хәйрия нигезендә спектакльләргә билетлар алалар. Мондый мәдәни чаралар Сафиуллиннарга бик ошый.