«Мин булдыра алам» проекты кысаларында Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә печенье пешерү буенча мастер-класс узды. Үзәк тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре өчен чараны учреждениенең шеф-поварасы Рәмзия Мингалиева үткәрде.
Балалар камыр өчен кирәкле төп ингредиентлар белән таныштылар, камыр болгатырга өйрәнделәр. Печенье пешкән арада, балалар булачак тартмалар әзерләделәр.
Мондый чаралар – бергә вакыт үткәрүнең искиткеч ысулы.