Россия Федерациясе Президенты игълан иткән Гаилә елы кысаларында «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 10 нчы балалар поликлиникасының бүлек мөдире һәм «Ял» шәһәр үзәге вәкиле белән очрашу узды. Чара дарулар белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, шифаханә-курорт ялын оештыру һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алу үзенчәлекләре турында фикер алышуга багышланды.
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова һәм «Волонтер Теләче» үзәге катнашучылары «Янәшәдә өлкән яшьтәге кеше яши» дигән акция үткәрделәр.
Балтач районы ветераннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары алдылар. Район администрациясе башлыгы Рамил Нотфуллин волонтерлар белән бергә өйдә ветераннарны котладылар.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Хезмәт фронты» акциясенә кушылды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Рушания Сольвар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хатлар язу һәм открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Казан медицина көллияте базасында «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионаты узды.
Юрий Константинович сугыштан соңгы елларда Чиләбедә туган. Ул заводта монтажчы булып эшли, 2000 елларда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм автомобиль заводына эшкә урнаша. Яшьтән үк фотога төшерү белән мавыга.
«Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы «Социаль хезмәт күрсәтү» нәшрияты белән берлектә «Россия социаль хезмәтләренең «Алтын каләме» дигән дүртенче бөтенроссия мәкаләләр конкурсын үткәрә.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар беренче тапкыр инвалидлар һәм авыр һәм күпсанлы үсеш бозулары булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Мөмкинлекләр фестивале» республика чемпионатында катнаштылар.
Янгын-коткару бүлегенә экскурсия – балаларга янгын сүндерү һөнәренең мөһимлеге турында сөйләү генә түгел, ә аларны көнкүрештә куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләренә өйрәтү өчен бик яхшы ысул. Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Апас районының янгынга каршы хезмәт отрядының Убей авылын саклау буенча аерым постында булдылар.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 9 май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.