Ялгыз өлкәннәр турында кайгыртучы волонтерлар

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова һәм «Волонтер Теләче» үзәге катнашучылары «Янәшәдә өлкән яшьтәге кеше яши» дигән акция үткәрделәр.

Ялгыз тыл хезмәтчененә мөмкин кадәр ярдәм күрсәттеләр. Волонтерлар утын әзерләделәр, өй җыештырдылар, чүп-чарны җыйдылар. Шулай ук йорт яны территориясендә тәртип урнаштырдылар.

«Янәшәдә өлкән яшьтәге кеше яши» акциясе кысаларында волонтерлар ай саен ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International