«Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы «Социаль хезмәт күрсәтү» нәшрияты белән берлектә «Россия социаль хезмәтләренең «Алтын каләме» дигән дүртенче бөтенроссия мәкаләләр конкурсын үткәрә.
Конкурс 2024 елның 1 маеннан 31 июленә кадәр уздырыла.
Конкурста социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, бүлек мөдирләре, социаль эш буенча белгечләр, гаилә белән эшләү буенча белгечләр, тернәкләндерү эше буенча белгечләр, психологлар, медицина хезмәткәрләре, социаль педагоглар, тәрбиячеләр, методистлар, социаль хезмәткәрләр, карау буенча ярдәмчеләр һәм башка социаль хезмәтләр хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурс турында тулырак >>.