Татарстанның Алексеевск районы «Кайгырту» социаль приютында рухи-әхлакый тәрбия һәм гаилә кыйммәтләрен формалаштыру дәресләре кысаларында дидактик уеннар уздырылды. Уен формасында балаларга туганлык мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә мирасы – буыннар бәйләнеше» дигән социаль практика гамәлгә ашырыла. Практика – яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм девиант тәртипне профилактикалауга, балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр белән профилактик эшкә юнәлдерелгән шәхси һәм төркем гаилә шөгыльләре циклы.
Теләче районында яшәүче Альбина Галимова еш кына тирә-юньдәгеләрнең рәхмәт һәм соклану сүзләрен ишетә. Альбина Галимова – күпбалалы әни. Галимовлар гаиләсендә җиде балигъ булмаган бала тәрбияләнә, шуларның өчесе – тәрбиягә алынган бала һәм ике бала – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2019 елдан бирле озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла.
2020 елдан Лариса Ивановна Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яши. 92 яше һәм авыр тормышына карамаста, ул энергия белән тулы. Ул башка социаль хезмәтләр алучылар өчен активлыкның яхшы үрнәге, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең даими катнашучысы, күп төрле арт-терапия техникасын үзләштергән. Бу аралашучан һәм шат күңелле социаль хезмәт алучы катнашмыйча бер генә чара да узмый.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Мини-футболны популярлаштыру һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәтләр алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы июнь аенда мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.
Арчада «Бөтен гаилә белән шашка уйныйбыз» исемле гаилә турниры уздырылды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган. Турнирны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Укучылар сарае оештырды.
Гаилә елында, «Гаилә талантларга бай» акциясе кысаларында, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Болгар шифаханә-интернаты шәфкать туташы Ирина Прокофьеваның иҗади күргәзмәсе узды.
Рәзинә Татарстанның Балтач муниципаль районыннан. Ул Төхвәтуллиннар гаиләсендә беренче һәм күптән көтелгән бала була. Аның ничек үсүен күрергә теләгән ата-ана бер көнне кызларының авыр диагнозы булуын ишетә. Яшь гаилә моны авыр кабул итә, ләкин кызлары турында кайгыртырга көч таба.