Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Хезмәт фронты» акциясенә кушылды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Рушания Сольвар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хатлар язу һәм открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Балалар яклаучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Хатларда балалар үзләре, планнары һәм хыяллары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар, солдатларга рәхмәт белдерделәр.