Казан медицина көллияте базасында «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионаты узды. Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән «мәктәп укучысы» категориясендә Милена Герасимова катнашты. Ул пациентларның һәм аларның гаиләләренең сәламәтлеге белән бәйле хәлгә яраклашуны формалаштыруга юнәлдерелгән күнекмәләр комплексын күрсәтте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Милена Герасимова 4 урынны алды.