Озак вакытлы карау системасы кешеләргә авырулардан соң гадәти тормышка кайтырга булыша

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Юрий Константинович сугыштан соңгы елларда Чиләбедә туган. Ул заводта монтажчы булып эшли, 2000 елларда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм автомобиль заводына эшкә урнаша. Яшьтән үк фотога төшерү белән мавыга.

Узган ел Юрий Константинович инсульт кичергән. Хәзерге хәлен кабул итү аңа авыр була, ләкин якын кешеләре һәм социаль хезмәткәр ярдәмендә яңа чынбарлыкка адаптация җиңелрәк уза.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре инсульттан соң сәламәтләнү өчен төрле техникалар куллана. Юрий Константинович инде креслодан торып басарга өйрәнгән. Алда әле югалтылган функцияләрне торгызу буенча күп эш бар, әмма Юрий Константинович төшенкелеккә бирелми һәм социаль хезмәткәр һәм гаиләсе белән бергә нәтиҗәгә ирешергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International