«Өмет утравы» үзәге өлкәннәргә озак вакытлы карау системасы буенча хезмәт күрсәтә

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2019 елдан бирле озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә баланслы социаль хезмәт күрсәтү һәм өйдә медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү.

2024 елның беренче кварталында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 142 өлкән яшьтәге гражданга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 58 озак вакытлы социаль пакетка кертелә торган социаль хезмәтләр алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International