Спас интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре амигуруминың нәрсә икәнен белделәр

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Гаилә елында, «Гаилә талантларга бай» акциясе кысаларында, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Болгар шифаханә-интернаты шәфкать туташы Ирина Прокофьеваның иҗади күргәзмәсе узды.

Ирина Владимировна үзенең иң яраткан мавыгуы – амигуруми турында сөйләде. Кул остасы мондый осталыкка кызын да өйрәтә. Аларның уртак коллекциясендә бик күп матур курчаклар, төрле уенчыклар бар.

Күргәзмәгә Иринаның әнисе Валентина Корнеева да кушылды, ул да ял иткәндә салфеткалар бәйли.

Барысы да осталарның эшләнмәләрен зур кызыксыну белән карадылар, әйберләрнең матурлыгына сокландыар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International