Күпбалалы гаиләләр – республика горурлыгы

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Теләче районында яшәүче Альбина Галимова еш кына тирә-юньдәгеләрнең рәхмәт һәм соклану сүзләрен ишетә. Альбина Галимова – күпбалалы әни. Галимовлар гаиләсендә җиде балигъ булмаган бала тәрбияләнә, шуларның өчесе – тәрбиягә алынган бала һәм ике бала – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән.

Альбина Галимова һәр көнен һәм сәгатен балаларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә багышлый. Галимовлар – район һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе дәрәҗәсендә уздырыла торган барлык чараларда актив катнашучылар. Уллары Мөхәммәт, мәсәлән, «Иң мөһиме турында» республика конкурсында «Минем илем, минем җирем» номинациясендә катнаша. Ул горурлык һәм мәхәббәт белән Л. Дербеневның шигырен укый.

«Балачакта мин дә шигырьләр укырга яраттым, еш кына сәхнәдә чыгыш ясадым. Балалар бииләр, җырлыйлар һәм шигырьләр укыйлар. Сәнгатькә булган мәхәббәтем балаларыма күчкәненә мин бик шат», – ди күпбалалы әни.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International