2020 елдан Лариса Ивановна Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яши. 92 яше һәм авыр тормышына карамаста, ул энергия белән тулы. Ул башка социаль хезмәтләр алучылар өчен активлыкның яхшы үрнәге, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең даими катнашучысы, күп төрле арт-терапия техникасын үзләштергән. Бу аралашучан һәм шат күңелле социаль хезмәт алучы катнашмыйча бер генә чара да узмый.
Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәнен Югары Ослан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Абдрахимова котларга килде. Ул өлкән яшьтәге кешегә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм открыткасы һәм азык-төлек пакеты тапшырды.