Казанда «Гаилә мирасы – буыннар бәйләнеше» социаль практикасы гамәлгә ашырыла

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә мирасы – буыннар бәйләнеше» дигән социаль практика гамәлгә ашырыла. Практика – яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм девиант тәртипне профилактикалауга, балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр белән профилактик эшкә юнәлдерелгән шәхси һәм төркем гаилә шөгыльләре циклы.

Совет районындагы бүлек психологы үткәргән ата-аналар өчен «Минем гаилә тарихын өйрәнү» дигән интерактив дәрес гаилә клубы формасында узды. Чаралар гаилә институтын рухи-әхлакый гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, буыннар бәйләнеше аша ныгытуга юнәлдерелгән.

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышын узган туганнары, тыл хезмәтчәннәре турында да искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International