Гаилә турнирлары бергә вакыт үткәрү традицияләрен торгыза

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Арчада «Бөтен гаилә белән шашка уйныйбыз» исемле гаилә турниры уздырылды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган. Турнирны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Укучылар сарае оештырды.

Чарада «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре актив катнашты.

Тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Фәнүс Насыйртиновның әнисе Ләйлә Илдар кызы гаилә бәйрәмендә улына ярдәм итәр өчен Казаннан махсус килгән. «Турнирда катнашыр алдыннан мин улымның шашкада никадәр яхшы булуын күз алдына да китерә алмадым. Ул яшьтәшләре арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте», – дип горурланып уртаклашты хатын-кыз.

Турнирның барлык җиңүчеләре һәм катнашучылары грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International