Гаиләдә кемне ничек атарга: «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр дидактик уеннар уйнадылар

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстанның Алексеевск районы «Кайгырту» социаль приютында рухи-әхлакый тәрбия һәм гаилә кыйммәтләрен формалаштыру дәресләре кысаларында дидактик уеннар уздырылды. Уен формасында балаларга туганлык мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр.

Дәрес башында балалар гаилә сүзенең килеп чыгышы турында кечкенә әкият сәхнәләштерделәр, туганлык бәйләнешләре атамалары белән таныштылар. Мәгълүмат блогында тәрбияче Виктор Лифанов балаларга һәр гаиләдә мавыктыргыч тарихлар, тормыш фактлары, вакыйгалар, риваятьләр барлыгы турында сөйләде.

Алган белемнәрен ныгыту өчен тәрбияләнүчеләр дидактик уеннарда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International