Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
4 июньдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Татлы тормышның ачы җимешләре» дигән чара узды.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең җәй» балалар һәм яшүсмерләр өчен кыска вакытлы төркемендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны якты бәйрәм белән каршы алдылар.
4 июньдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Наилә Гариповага сертификат тапшыру өчен социаль фонд хезмәткәрләре килделәр. Ул «Өченче яшь университеты» белем бирү программасы буенча «Компьютер грамоталылыгы нигезләре» курсын үтте.
3 июньдә Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Без барыбыз да балачактан» дигән мавыктыргыч гаилә бәйрәме үткәрелде. Чарага учреждение хезмәткәрләренең һәм социаль хезмәтләр алучыларның балаларын һәм оныкларын чакырдылар.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар әти-әниләре белән бергә тылсымлы әкият дөньясына чумдылар.
Традиция буенча Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бәйрәмгә килә алмаган дусларына кунакка баралар. Балалар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләрен түземсезлек белән көтәләр, чөнки мондый практика инде беренче ел гына тормышка ашырылмый.
Әтнә районында сокланырлык һәм горурланырлык бик күп гаиләләр бар. Аларның берсе – Рафаэль Гарипович һәм Рахина Таҗиевна гаиләсе. Алар инде 60 ел бергә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру өлкән яшьтәге кеше яки тормыш эшчәнлеге чикләнгән кеше өчен лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итүне күздә тота. Системаны кертүнең өстенлекле бурычларының берсе – карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнарын камилләштерү. Мондый кешеләрне ачыклауның бер механизмы – 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып барлау.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында саф һавада чара узды. Физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен волейбол уены оештырылды.