Әлмәттә наркотикларга каршы айлык уза

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

4 июньдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Татлы тормышның ачы җимешләре» дигән чара узды.

Чара кысаларында кунаклар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында профилактик әңгәмә үткәрелде, роликлар күрсәтелде. Чара ахырында балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга наркотикларның зыяны турында буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International