Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар әти-әниләре белән бергә тылсымлы әкият дөньясына чумдылар. Бәйрәм урам мәйданчыгында дәвам итте. КФУның Алабуга институтының «Яхшылык кафедрасы» проекты волонтерлары һәм Лисичанскидан бер төркем укучылар балаларга күңелле уеннар, конкурслар һәм флешмоблар белән күңел ачу анимация программасын бүләк иттеләр.
Бәйрәм кунаклары арасында Алабуга шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева һәм бизнес вәкилләре бар иде. Алар чараның иганәчеләре булдылар.