Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең җәй» балалар һәм яшүсмерләр өчен кыска вакытлы төркемендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны якты бәйрәм белән каршы алдылар.
Балаларны бию флешмобы белән озын буйлы фигуралар сәламләде. Балалар отрядларга бүленеп, исем һәм девиз уйлап таптылар. Отрядлар бер-берсе белән ярыштылар, балалар барлык сәламәтләндерү эстафеталарын да бик теләп үттеләр.
Җәй буе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларның җәйге ялын оештырачак. Балалар төрле юнәлештәге дәресләргә йөриячәк, экскурсияләргә чыгачак, әти-әниләре белән гаилә чараларында катнашачак.