Без барыбыз да балачак иленнән

2024 елның 4 июне, сишәмбе

3 июньдә Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Без барыбыз да балачактан» дигән мавыктыргыч гаилә бәйрәме үткәрелде. Чарага учреждение хезмәткәрләренең һәм социаль хезмәтләр алучыларның балаларын һәм оныкларын чакырдылар.

Алып баручылар балаларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр – алар күп уеннар, викториналар һәм призлы конкурслар оештырдылар. Балалар арасында җәйге каникуллар вакытында урамнарда һәм юлларда, урманда һәм суда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен белү буенча кызыклы формада сораштыру үткәрелде.

Чара кысаларында интернат-йорт хезмәткәрләре балалары арасында үткәрелгән «Кешеләргә ярдәм итү һөнәре бар» дигән иҗади конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга призлар тапшырылды. Башка балалар да бүләксез калмады. Балалар бәйрәмендә катнашучыларның барысына да төрле кызыклы комплектлар һәм тәм-томнар эләкте.

Шулай ук фотозона оештырылган иде. Балалар рәхәтләнеп фотога төштеләр.

Интернат-йортта яшәүчеләргә үсеп килүче буын белән аралашу бик күңелле һәм кызыклы булды. Балалар, үз чиратында, олы яшьтәге кешеләр белән шатланып аралаштылар, аларга үзләренең мәктәптәге уңышлары һәм җәйге каникулларга планнары турында сөйләделәр, үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International