Минзәлә интернат-йортында тәрбияләнүче компьютер грамоталылыгы буенча курслар үтте

2024 елның 4 июне, сишәмбе

4 июньдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Наилә Гариповага сертификат тапшыру өчен социаль фонд хезмәткәрләре килделәр. Ул «Өченче яшь университеты» белем бирү программасы буенча «Компьютер грамоталылыгы нигезләре» курсын үтте.

Курс тәмамлануга бәйле рәвештә, Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Алсу Ганиева Наилә Гариповага курсның уңышлы тәмамлануын раслаучы сертификат тапшырды. Социаль хезмәт алучыларга Өченче яшь университеты курслары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International