Быел меңнән артык өлкән яшьтәге зәйлеләр өйгә барып карау чаралары белән колачланачак

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру өлкән яшьтәге кеше яки тормыш эшчәнлеге чикләнгән кеше өчен лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итүне күздә тота. Системаны кертүнең өстенлекле бурычларының берсе – карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнарын камилләштерү. Мондый кешеләрне ачыклауның бер механизмы – 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып барлау.

Зәй районында чаралар «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләреннән торган эшче төркемнәр әгъзалары тарафыннан башкарыла.

2023 елда 80 яшьтән өлкәнрәк 1 057 кеше каралган, социаль хезмәтләр күрсәтүгә, шул исәптән карау хезмәтләренә мохтаҗ 24 кеше ачыкланган. Алар барысы да хәзер «Шатлык» үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар.

Быел эшче төркем әгъзалары 1 004 кешене барып караячак. Бүгенге көндә бу эш актив алып барыла, инде 5 кеше ачыкланган һәм социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International