Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында саф һавада чара узды. Физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен волейбол уены оештырылды.
Чара сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга һәм яшьләр арасында волейболны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Инструктор мускулларны һәм буыннарны дөрес эшләү өчен җиңел җылыну үткәрде, социаль хезмәтләр алучылар белән бергә туп бирүнең төрле алымнары һәм техникасы өйрәнелде. Аннан соң дүрт кешелек ике команда уенда катнаштылар.