9 июньдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Сабантуй бәйрәме узды. Аны тәрбиячеләр Марина Сәгыйдуллина һәм Елена Зверева үткәрде.
Балалар ярышларда актив катнаштылар, үзләренең җитезлеген, тизлеген, тапкырлыгын һәм көчен күрсәттеләр.
Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.