Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанда Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар. Анда ике меңнән артык кеше катнашкан зур балалар фестивале узды.
ИТ-паркның эчке ишегалдында өч ял зонасы булган зур мәйданчык оештырылган иде. Бәйрәмдә төрле мастер-класслар һәм флешмоблар оештырылды, ә парк бинасы эчендә балалар робототехника дәресләрендә катнаша, компьютер уеннары уйный алдылар. Шулай ук балалар ИТ-технологияләр дөньясы турында лекция тыңладылар.