Буа районында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр гаиләләре турында истәлекләре белән уртаклашалар

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе хезмәткәрләре «Хатирәләр терапиясе» программасы буенча чаралар үткәрә.

Хатирәләр терапиясе – өлкән яшьтәге кешеләр белән шәхси эшләү ысулы. Үткәннәр турында сөйләшүләр фотолар карау белән бара. Чарада катнашучылар үз гаиләләре, гореф-гадәтләре, яраткан бәйрәмнәре турында сөйлиләр.

Үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый очрашулар Гаилә елы дәвамында үткәреләчәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр – традицион гаилә кыйммәтләрен саклаучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International