Татарстанда социаль тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2024 елның 7 июне, җомга

Бүген Казанда Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен концерт һәм хөрмәтле кунаклардан котлаулар белән сөендерделәр.

Һөнәри бәйрәм алдыннан шулай ук Т. В. Кәлимуллина исемендәге премия җиңүчесен котладылар. Ул – Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова.

Ел саен бирелә торган премия үз гомерләрен, белемнәрен, вакытларын һәм йөрәкләрен ярдәмгә мохтаҗ булганнарга багышлаган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International