Зәйдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелде

2024 елның 7 июне, җомга

7 июньдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм программасы «Мирас» вокаль-хореография ансамбле чыгышы һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовның котлавы белән башланды.

Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Зәй районы социаль тармагы учреждениеләренең 19 хезмәткәре быел Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Зәй муниципаль районы башлыгы бүләкләренә лаек булды.

Район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина үз хезмәттәшләрен котлады. Котлауларга «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International