Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева экологик мода күрсәтү үткәрде.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Балалар – балаларга» бөтенроссия проектында катнашалар. Гаиләгә рәхим итегез. Проект балаларны иреклеләр эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр актив үткәрелә. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Вероника Бурдина 86 яшьлек Сәкинә Кашапова белән шундый тернәкләндерү чарасы үткәрде. Пластилиннан бергә төрле фигуралар ясадылар. Сәкинә Кашаповага ире Госман Вәлиуллин ярдәм итте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурста балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәтләрен алучы балигъ булмаганнар катнашты.
Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен Александр атакай һәм Сәлмән хәзрәт белән очрашу оештырдылар. Мөселман һәм христиан дини конфессияләре вәкилләре «Ничек үз-үзең һәм тирәлек белән гармониядә булырга» дигән темага аңлату-белем бирү әңгәмәсе үткәрделәр.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме билгеләп үтелде.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» үзәге базасындагы стажировка мәйданчыгында булдылар.