«Ышаныч» үзәгендә дини конфессияләр вәкилләре белән очрашу узды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен Александр атакай һәм Сәлмән хәзрәт белән очрашу оештырдылар. Мөселман һәм христиан дини конфессияләре вәкилләре «Ничек үз-үзең һәм тирәлек белән гармониядә булырга» дигән темага аңлату-белем бирү әңгәмәсе үткәрделәр.

Тәрбияләнүчеләрнең игътибарын үзара мөнәсәбәтләр культурасының мөһимлегенә, һәркемнең үз гамәлләренең әхлакый нигезен аңлавына юнәлттеләр. Кунаклар шулай ук мәхәббәтнең тормышыбызны мәгънәле итә торган илһам һәм бәхет чыганагы булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International