Россия Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспектива өчен кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә

2024 елның 14 июне, җомга

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Анкета формасын Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында тутырырга мөмкин: https://prognoz.vcot.info.

Сораштыру вакытында эш бирүчеләргә төбәк контакт-үзәкләре аша консультация ярдәме күрсәтелә, аларның телефон номерлары сораштыруның мәгълүмати платформасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International