Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» үзәге базасындагы стажировка мәйданчыгында булдылар.
Балалы гаиләләрнең социаль интеграциясе буенча актуаль темалар, иҗади видеопроектлар, «Гаилә альбомы» социаль проекты турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук чәч өчен каптыргыч ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Ахырда катнашучылар стажировка узу турында сертификат алдылар.