Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме билгеләп үтелде.
Шүрәле һәм Батыр балаларны мавыктыргыч ярышларда катнашырга чакырдылар. Эстафета әкренләп спорт ярышларына күчте. Бәйрәм волейбол белән тәмамланды.
Педагог-оештыручы Марина Степанова Сабантуй Татарстанда яшәүче кешеләрнең дуслыгын ныгыта, шулай ук балаларда тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияли, дип билгеләп үтте.