Әлмәттә өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә.

7 июньгә 745 кеше китерелгән, шуларның 741 диспансеризация узу өчен. Авыл халкы, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче гражданнар, диспансерлаштыру, вакциналаштыру, профилактик медицина тикшерүләре узу, кирәкле анализлар тапшыру һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлеге булуына шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International