Россиядә Гаилә елы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Балалар – балаларга» бөтенроссия проектында катнашалар. Гаиләгә рәхим итегез. Проект балаларны иреклеләр эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Проектта катнашучылар – социаль хезмәтләр алучылар арасыннан волонтер балалар. Белгечләр ярдәме белән алар кулдан килгән материаллардан проект символы – ромашка ясыйлар һәм аны балалар поликлиникаларына һәм яңа туган балалар һәм аларның ата-аналары өчен бала тудыру йортларына тапшыралар.
Бүлек белгечләре әйтүенчә, мндый проектларда катнашу җаваплылык формалаштыруга ярдәм итә, катнашучыларга дөньяны башкача кабул итәргә, аның иң яхшы ягын күрергә мөмкинлек бирә. Башка кешеләргә ярдәм итеп, үзеңне, үз кыйммәтләреңне, кызыксынуларыңны һәм потенциалыңны яхшырак аңларга була, чөнки волонтерлык эшчәнлеге игелеклерәк булырга өйрәтә, психологик һәм эмоциональ халәтеңне яхшыртырга ярдәм итә.