Министрлыкта «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурста балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәтләрен алучы балигъ булмаганнар катнашты.

Татарстанның төрле районнарыннан балалар үзләренең кечкенә ватаннары турында 57 ролик төшерделәр, туган якның истәлекле, кызыклы урыннарын, шәһәрләрен һәм поселокларын көтелмәгән яктан күрсәттеләр. Аларны карап, конкурс комиссиясе әгъзалары Татарстан буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар һәм төрле торак пунктлар турында кызыклы фактлар белделәр.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазлар рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International