«Астра» тернәкләндерү үзәгендә профилактик чаралар үткәрделәр

2024 елның 14 июне, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын чыккан очракта гамәлләр», «Террорчылык акты янаган очракта гамәлләр», «Хезмәтне саклау» һәм пилотсыз очу аппараты ачыклаганда эш буенча планнан тыш инструктажлар үткәрелде.

Хезмәткәрләргә тагын бер тапкыр куркынычсызлык таләпләрен искә төшерделәр. Шулай ук теракт турында шалтырату вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International