13 июньдә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында татар милли бәйрәме – Сабантуй узды.
Традиция буенча бәйрәм тантаналы парадтан башланды. Сабантуй башланыр алдыннан милли костюмлы тәрбиячеләр тәрбияләнүчеләр белән бергә корпуслар буйлап йөрделәр һәм бүләкләр җыйдылар. Чара бәйрәмчә бизәлгән спорт стадионында дәвам итте. Тәрбияләнүчеләр концерт номерлары белән чыгыш ясады. Чыгышлардан соң спорт һәм халык уеннары оештырылды.