«Ни өчен балаларга мәхәббәт кирәк?» – Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар өчен «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубы дәресе шулай дип аталды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева үткәрде.
Очрашуда баланың әти-әнисенә булган мәхәббәте турында фикер алыштылар. «Балалар өчен иң мөһим укытучылар – ата-аналар. Ата-аналар йорты – бала өчен беренче мәктәп. Сабырлык, ярату һәм кайгыртучанлык күрсәтә белү, аңлау – ата-аналарның үз балаларын тәрбияләүдә ярдәмчеләре», – дип билгеләп үтте психолог.
Ата-аналар баланың тулы һәм куркынычсыз үсеше өчен үз рольләренең мөһимлеген һәм мәхәббәтен тоя алсын өчен, «Бала һәм ата-ана» рольле уены үткәрелде. Психолог белән бергә ата-аналар видеофильм карадылар һәм фикер алыштылар, анда ата-анадан аерылу баланың шәхесенә, социальләшүенә һәм тормыш уңышына ничек тәэсир итә ала икәне ачыкланды.