Бергә яхшылык эшлибез

2024 елның 14 июне, җомга

Ютазы районыннан махсус хәрби операциядә 130дан артык кеше катнаша. Районда берничә волонтер отряды оештырылган. Алар уртак максат белән берләштеләр. Мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр волонтерлар саны арта бара. Алар кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Волонтерларның хезмәте һәм ярдәме – гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш.

Россия көне уңаеннан Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләренә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International