Әлмәттә социаль тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2024 елның 14 июне, җомга

14 июньдә «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль хезмәтләр хезмәткәрләрен котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов килде.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен тармакның иң яхшы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм чарасы Әлмәт эстрадасы вәкилләре катнашында концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International